Кабачкидан вафлилар😍🧇
Кабачкидан вафлилар😍🧇 Бу вафельница шундый шәп әйбер булып чыкты👍 Нинди генә төрләрен пешереп карамадым! Тиз була, тәмле була👌 ✨Вафлилар өчен кирәк: 🔸 Яшь кабачки - 1 шт 🔸 Йомырка -1 шт 🔸 Кефир - ярты стакан 🔸 Он- 80-100 гр ( куе сметана кебек булырга тиеш камыр) 🔸 Сода- 2 гр 🔸 Тоз- чеметеп 🔸 Шикәр комы - 1 аш кашыгы (салмаска мөмкин) ✨Эш барышы: 🔸 Кабачкины эре кыргычтан чыгарабыз, тоз сибеп куябыз 🔸 Кефирга йомырка, сода, тоз, шикәр комын салып болгатабыз 🔸 Кабачкиның суын сыгып, кефирга салабыз 🔸 Кирәгенчә он өстибез 🔸 Вафельницаны әзрәк майлап алабыз һәм пешерә башлыйбыз 🔸 4-5 минут тирәсе пешә Тәмле булсын!