"Солы печеньесы"😍👍
"Солы печеньесы"😍👍 Тиз пешерелә торган печеньеларның берсе 🔥 ✨ Печенье пешерү өчен кирәк: 🔸 Овсян.хлопья ( мин "Ясно солнышко"ның вагын алдым) -150 гр 🔸 Бүлмә температ. слив.май -100гр. 🔸 Шикәр комы - 100 гр 🔸 Йомырка - 1 шт 🔸 Он - 100 гр 🔸 Разрыхлитель - 1 чәй калагы 🔸 Корица - 0,5-1 чәй калагы (салмаска мөмкин) ✨Эш барышы: 🔸 Овсян.хлопья, он, шикәр комы, разрыхлитель, корицаны бер савытта болгатабыз 🔸 Икенче савытта йомшак майга шикәр комын, соңыннан йомырканы салып болгатабыз 🔸 Барысын бергә кушабыз да әкренләп болгатабыз 🔸 Камыр артык каты да булмасын, бик җәелеп китәрлек тә булмасын 🔸 Камыр 15-20 минут ял итсә, печенье вакланып китә торган ( рассыпчатый) була 🔸 Кулларны юешләп, кәгазь җәелгән табага камырдан түгәрәкләр ясап тезәбез 🔸 Араларын калдырабыз -печенье кабара 🔸 180-200 дә 15-20 минут пешә Чәйләрегез тәмле булсын 🙏