"Фаршлы кабачкилар"👍😍
"Фаршлы кабачкилар"👍😍 Бик тәмле ризык була! ✨Кирәк була: 🔸 Кабачки -1 🔸 Фарш -кәтлит өчен ясалган кебек 🔸 Помидор -2 🔸 Сыр 🔸 Петрушка/укроп 🔸 Сыр+сарымсак+ майонез ✨ Эш барышы: 🔸 Фаршны әзерлибез (мин үзем блендердан чыгарып суган, сөттә җебетеп булки телеме, йомырка, тоз, тәмләткечләр салам) 🔸 Кабачкины телемләп кисәбез, эчен алабыз 🔸 Кызган табада эченә фарш куелган кабачки телемнәрен ике яклап кыздырып алабыз 🔸 Духовка табасына урнаштырабыз 🔸 Өстенә сыр кырабыз 🔸 180дә 20 минут пешә 🔸 Алгач, өстенә телемләп помидор, сыр+майонез+ сарымсак, петрушка/укроп салабыз 🔸 Помидорны духовкага керткәнче да куярга мөмкин Бик тәмле, җиңел ризык була! Ашларыгыз тәмле булсын! Татарча_рецептлар|Айгөл