Тормыш ул – зур сәхнә — 29 января 2026 г. в 10:24:55.536
Тормыш ул – зур сәхнә Кешене кимсетмә, хурлама, Гаебен, гайбәтен чәйнәмә. Тормыш ул – гаҗәеп зур сәхнә. Сәхнәләр, беләсең, әйләнә... Масайма, борының чөермә, Йорт биек, акча күп, бай диеп. Тормыш ул уенга охшаган: Байлык та кайчакта бер көнлек! Мәңгегә килгәндәй кыланма, Бик зурдан булса да өметең. Һәркемгә насыйп ул: китүләр – Күкләрнең әмере – соңгы көн... Һәркемгә шул ук бер бусага, Гомерләр бик төрле булса да. Баймы ул, хәерче, ярлымы, Чибәрме, яхшымы, яманмы. Алдашма, адашма, таш атма, Гаепсез җаннарга бәйләнеп. Тормыш ул – сер тулы зур сәхнә, Онытма, тора ул әйләнеп! Әлфирә Низамова

