Ә кичен үк аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “О... — 17 января 2026 г. в 00:25:12.896
Ә кичен үк аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “Очрашыйк, сөйләшик”, - диде. Ләкин Рәмилә фотолар алышырга гына ризалык бирде. Әнисе белән очрашырга бик теләсә дә, Ришат исә әтисе, аның гаиләсе белән танышып аралашырга каршы төште. -Мин аларны белмим, мине - алар. Нәрсә турында сөйләшмәк кирәк? Булмый, әни, кирәкми, - диде ул. “И бала! Әнисенә тышкы яктан ошаса да, холкы белән әтисе кебек мәгънәле!” – дип куйды Рәмилә. 6 Мәгънәле булмыймы соң инде! Гомер буена, әлегә кадәр таянычлары бит ул әти-әнисенең. Гел булышып, хәлләрен белеп тора. Быел җәйге муллык вакытында өйләнде ул. Йөргән кызы да үзе кебек төпле акыллы. Әтисе күптән түгел гүр иясе булган икән. Аның каберенә таш ясатырга кергәч, танышканнар Ришат белән булачак кәләш. Быел җәй җиләк-җимешнең бер булмаганы да калмады. Чияләр кызарып пеште, карлыганнар карайды, җиләкләр “мине өз, мине ал!” дип күз явын алып тордылар. Алардан соң алмалар алланды, слива ботаклары башларын иде, балан-миләш тәлкәшләре сыннарын күтәрәлми бөгелеп төште. Барлык туганнар туйга җыелды, дуслар да калмады. Ришатны яратмаган кеше булмагандыр шул. Әллә нинди сөекле сөяге бар аның. Үзенә тартып, чакырып торган! Кунаклар арасында таныш булмаган бер егет белән, хатынымы-йөргән кызымы - бар иде. Рәмилә: ”Кемнәр булыр болар?” дип уйлап та өлгермәде, улы аларны әти-әнисе янына алып килде. Үз әтисенең улы Рифат белән хатыны Луиза булып чыкты. Кайдан ишеткәннәрдер! Хәер, Рифатның әтисе дөресен сөйләгәндер дә, туй буласын ничектер белгәннәрдер... Замана галәмәте Интернет әллә нинди сорауларга да җавап бирергә сәләтле. Табам дигән кешегәме? Хәзер табарлар! И сөенде Рәмилә! Бу бит аның күптәнге хыялы... Улы кан туганнары белән аралашсын, ялгыз булмасын, дигән. Әти-әниләр бит гомерлек түгел! Ләкин Ришатның биологик әтисе бу язда гына вафат булганлыгын әйтте балалары. Кинәт кенә инсульт бәргән дә, табиблар алып кала алмаган үзен. Шунысы үкенеч! Тик нишләмәк кирәк? Тормыш тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә. Тәкъдире җитсә, яшен-картын сайлап тормый үзе белән ала да китә. 90 яшьлек әтисе калган ул кешенең, үзе гүргә кереп киткән. Туй шаулап-гөрләп дәвам итте. Аның иң кызган мәлендә Ришат әти-әнисе янына килеп басты да, микрофонны алып баручыдан алып: - Минем язмыш бик тә катлаулы булды. Ләкин сез мине бар авырлыклардан саклап-курчалап янымда тордыгыз. Сез чын әти-әнием минем! Сезгә һәйкәл куярлык. Рәхмәт барысы өчен дә! – диде һәм алларына тезләнде. Аннан җитез генә торып, кадерле кешеләрен кочагына алды... Әлфия Шәйхлисламова, Туймазы районы, Кандра авылы.

