Гүзәл җанда гына бары тик, — 23 августа 2026 г. в 21:58:47.804
Гүзәл җанда гына бары тик, Бәхет чәчәкләре коена. Яшәү дәртен өстәмәсәң син Алар шундук сулып коела. Яшәү көчен тоеп күңелдә, Рәхмәтле без булыйк, язмышка! Белик кадрен җирдә яшәүнең, Мәрхәмәтле булып тормышка! Күрсәк иде һәрчак матурлык! Кылсак иде һәрчак изгелек! Шытып чыккан матур гөл кебек, Чәчәк атар идек мәңгелек! Анфира Миргалимов
2 588 просмотров

