Үткән көн үткән
Үткән көн үткән Ул инде бүтән Кабатланмый! Бер яуган карлар Бертөсле алар Кабат яумый! Янган ут янган Күмере калган Дөрләп янмый! Былтыргы язлар Узган вакытлар Кабатланмый! Кабатланмый, кабатланмый Җирдә бер мизгел. Кабат кабат яшәп булмый Тик бер ул гомер! Таралмый томан Эзләрне калган Табып булмый Вакыт сынаган Йөрәк яраткан Онытылмый... Йөрәктә ялкын, Җаныңда салкын Булмый тормый Агасы сулар Туасы таңнар Кабатланмый... /В. Мәхмүтова