Минемчә, бәхетле кешеләр: — 3 сентября 2026 г. в 18:53:34.493
Минемчә, бәхетле кешеләр: 1. Һәрбер ситуациягә дөрес бәя бирә. Бертөрле җиңүләр, бер-берсенә охшаган җиңелүләр булмый. 2. Беркайчан үкенми. Хыялга ашмаган мәхәббәт, аның турында начар итеп сөйләгән дуслар, әллә ниләр өмет итеп яшәгән чаклар... Бар да аның өчен үткәндә кала. 3. Рәхмәт әйтә белә. Чын күңелдән, ихлас итеп. Йокларга ятканда, кемгәдер рәхмәт әйтер өчен, язар өчен, уйлап куяр өчен, 5 сәбәп таба. 4. Ниндидер яңа уңышка ирешкән икән, ул аны саклый, аның белән бүлешә. Һәр уңыш - алдагы җиңүләргә баскыч ул! 5. Үз- үзеннән көлә белә. Тормышны яраткан, бар нәрсәгә позитив караганнар гына үзен тәнкыйть итә. 6. Бүгенге белән яши. Бүген сөенә, шатлана. Иртәгәгә калдырырга яратмый. 7. Һәрвакыт укый, өйрәнә. Китаплар, сәяхәт, чит телләр, фильмнар, тарих - алар өчен 25 яшьтә дә, 80 яшьтә дә кызыклы. 8. Беркайчан көнләшмиләр. Без һәрвакыт үзебезне кем беләндер чагыштырабыз. Ә бит иң дөресе, үзеңне үзең белән чагыштырырга кирәк. Син кичә нинди идең, ә бүген нинди?! 9. Дусларны сайлый белә. Тормыштан һәрвакыт канәгать булмаган дуслардан ерак торырга кирәк. Яхшы күңелле кешеләр белән аралашу бәхет китерә. Юмарт дуслар аша син дә юмарт булырга өйрәнәсең. Алсинә Сәлахова

