Перейти к содержимому
Максиметер

Җан сусады мәрхәмәткә,

Җан сусады мәрхәмәткә, Елмаюга, җылы сүзгә. Дөнья үзе, шәфкать көтеп, Карап торган сыман күзгә. Кемдер синнән кабар ризык, Бер йотым су өмет итә. Берәүләргә сәлам биреп, Хәлен белеп китү җитә. Бер мизгелне багышласак Тик бер тамчы яхшылыкка, Бу кешелек адым-адым Чыгар кебек яктылыкка. Йөрәк белән йөрәкләргә, Җаннар белән җанга дәшик. Кеше булу берни түгел, Кешелекле булып яшик. Сания ӘХМӘТҖАНОВА

3 303 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.