СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ КАЛДЫ — 8 сентября 2026 г. в 12:52:51.776
СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЕМ КАЛДЫ /гыйбрәтле язмыш/ -Тормыш минем өчен гел кояшлы көн кебек. Әти-әнием мине бик рәхәт тормышта үстерделәр. Мин җитешсезлек томадым, мин бәхетле хатын-кыз-дип сөенеп гомер итә Мөнирә. Бәхетле балачактан Илсур белән Мөнирә татлы мәхәббәт дөньясына кереп адаштылар.Шушы назлы мәхәббәт яшьләрне олы тормыш юлына алып килде. Мөнирә үзе теләгән , яраткан егетенә кияүгә чыкты. Илсур да Мөнирәне бик ярата.Матур,зур йорт, яхшы машина,яши белә Илсур белән Мөнирә. Бәхетле тормышны кем яратмый.Бердәнбер кызлары Зәринә үсеп килә. Илсурның хыялында шушы зур йортта малайларның чабышып уйнап йөргәннәрен күрәсе килә, әлегә бу шатлык бу гаиләдән читтә йөри.Мөнирә дә иркендә йөреп, ашау-эчү, дусларда кунак булуны хуш күрә. -Нигә бала-чага белән яшьлегемдә зур мәшәкатьләр тудыдырга тиеш әле мин -дип уйлый Мөнирә. Бер кызыбыз бар, безгә шул җиткән. Хөрмәтне аны бер баладан да күрергә, яки биш баладан да күрмәскә мөмкин, әлегә мин бәхетле-дип саный үзен Мөнирә. Ире Илсурны да үз кармагында татлы мәхәббәттә алдап йөреп тора. Илсур исә йомшак хисләр кочагында хатыны белән зур хыялларны чынга ашырып яши бирәләр. Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Бүген исә Илсур белән Мөнирә шундый гаиләләрнең берсе. -Яши генә башладык, безнең алда әле күпме хыяллар яшеренгән, әле аларны уятып чынга ашырасы бар - дигән киләчәк белән яшиләр. Илсурның күңелендә бер китеклек бар, гаиләдә ул ир бала нәсел дәвамчысы булуын тели. Әлегә Мөнирә аңа бу бәхетле минутларны бүләк итәчәк дигән өметтә яши. Гомер исә бер мизгел,алга таба чабуын дәвам итә. Тормыш шаукымында үткән еллар сизелмидә.Зәринә инде ундүртенче яше белән бара. Ә гаиләбез кичә генә барлыкка килгәндә,ике яшь йөрәк һаманда яшьлектәге кебек мәхәббәт белән яна. -Юк икән шул, тормышның бик күп матур мизгелләре артта калган, без аны үзебез генә сизми калганбыз-дип уйлап куйды Илсур үз алдына сөйләнеп.Ә инде бу көнне Мөнирәнең мәхәббәтенә җиткерәсе сөенечле хәбәре бар иде.Ул моның өчен уңайлы вакытны көтте, сюрприз ясап ресторанга дуслары белән өстәл оештырмакчы булды. Мөнирә иреннән сөенеч алыр көннәрдә Илсурны инсульт бәрде. Шифаханәдә Илсур реанимация бүлегендә егерме көн телдән калып ятты.Мөнирә үзенең бала көтү шатлыгын иренә җиткерә алмады, аның савыкканын көтте. Ләкин Илсурны өйгә чыгаргачта арулану ягына бармады, аның ярты гәүдәсе хәрәкәтсез калды. Илсур ишетсә дә күз хәрәкәтләре белән генә җавап кайтара иде. Мөнирәгә үзенең сөенечле хәбәрен Илсурга әйтергә әлегә ярамый иде, йөрәге мондый хәбәрне күтәрә алмас диделәр. Авыр хәлдә калган Мөнирә иренә җылы хисләр белән булышырга теләде, кулыннан килгәнчә бик хәстәрләде. -Мин сине бик яратам , син әле тереләсең, безнең әле хыялларны чынга ашырып йөрисе көннәр алда. Бу көчле уколлар сиңа ярдәм итәчәк, мин сиңа ярдәм итәчәкмен-дип ирен юатты. Илсур аңында булганлыктан нәрсә уйлагандыр, ләкин анысы Мөнирәгә караңгы иде. Иң мөһиме Мөнирә һаманда ирен бик ярата иде. Ул тормышында мондый авырлыклар , шушындый зур борчу бүген килер дип уйламады. Ә тормыш дигәннәре безнең кануннарга буйсынмый шул, аның үз юнәлеше. Илсур гына гаиләсен сөендерә алмады,каты авырудан соң гаиләсен калдырып якты дөньядан китеп барды. Бик бәхетле гаилә иде бит, нәрсә булды, нинди шайтан узды бәхет юлыннан.Мөнирә үзен кая куярга белмәде, карынында йөрткән улын кочаклап: -Минем сиңа әйтер сүзем калды, кадерлем минем -дип көн-төн елады. -Миңа сине иртәрәк сөендерәсем калган, нигә бәхет юлыбыз иртә өзелде соң? Нишләтәсең язмышны?Бу урында күз яшьләренең генә ярдәме тиярлек түгел, Илсур инде якты дөньядан ерак. Ә Мөнирәгә сау-сәләмәт бала табарга кирәк иде. Бу көн килеп җитте, дөньяга ир бала тавыш салды.Мөнирә бу хәбәрне иренә җиткерә алмаганга бик үкенә, ләкин иренең зур хыялын чынга ашыра алганга икенче яктан сөенә.

