Бүген, бүген, бүген... — 9 сентября 2026 г. в 18:32:54.968
Бүген, бүген, бүген... Яшәешнең күген Ак болытлар гына биләсен. Күктән тып-тып кына Яусын шатлык кына, Барыбыз да шуны теләсен. Бүген, бүген, бүген... Язмышларның йөген Бүлешерлек бирсен чын дуслар. Бер дә бит сер түгел: Бергә тартсаң – җиңел, Дуслар белән ямьле тормышлар. Бүген, бүген, бүген... Мәшәкатьнең күбен Куәт бирсен җиңеп чыгарлык. Сынаулар килгәндә Сыгылмасын бәндә, Без түзәрлек булсын чынбарлык. Бүген, бүген, бүген... Зур бәхетнең җебен Салмаса да учка китереп, Хак юлларда йөртсен, Гомер матур үтсен, Киткән чакта китмик үкенеп. (Исхак Фәйзи)

