Борчылма.
Борчылма. Борчылма , дусларың үзең юкта, Синең тормышыңны тикшерсәләр. Булганына булмаганны кушып, Гайбәт сүзләр сөйләп йөрсәләр. Димәк , әле сине онытмыйлар, Син аларның ихтибар үзәгендә. Ярый дусларым сез бар әле диеп, Рәхмәт әйтеп үт үзләренә. Тыныч бул , дәрәжәңне төшереп, Әйткәләшеп йөрү килешмәс. Үзеңнең күңелең чиста булса, Кылмаган гонаһ килеп ябышмас. Сөйләгәннәр әйдә сөйләсеннәр, Юкка күңелеңне төшермә. Кешенең күңеле кара урман, Ошап бетеп булмый һәр кемгә. (Мәдинә Ихсанова)