Өч көнлек бу дөньяда
Өч көнлек бу дөньяда Йөгерәбез, чабабыз! Гомер буе һаман нидер Югалтабыз, табабыз! Тапканнарга шөкер итеп, Юк дус белән бүлешү. Онытыла хәтта кайчак Хәл сорашу-күрешү. Нәфесне тыя белү юк, Һаман нидер җитми шул. Дөньяның бар байлыклары Җыеп кына бетми ул. Әлдә нидер эзли-эзли Алга таба чабабыз. Упкыннарга тәгәрибез, Капкыннарга кабабыз. Алдыйбыз да алданабыз, Янган утта пешәбез. Дуска казыган чокырга Үзебез үк төшәбез. Бер басылган тырмаларга Кат-кат килеп басабыз. Дөнья малын куа-куа, Акыллардан язабыз. Һәр көн саен менә шулай Йөгерәбез, чабабыз. Оятны бер югалтабыз, Аннан кабат табабыз. Сабыр гына, шөкер итеп, Өйрәник без яшәргә. Онытмасак иде кайчак “Ни хәл?” диеп дәшәргә. Гомер юлларын узганда Җуймасаң сабырлыгың, Дөнья мәшәкатенең дә Тоймыйсың авырлыгын. Гөлүсә Шаһбан Өч көнлек дөнья... “Вакыт шундый тиз үтә, бер нәрсәгә дә өлгерә алмыйбыз”, - дибез. Сәгать телләре гаделсез рәвештә хыянәтләрчә "текелди" бирә. Хәер, хәзер "текелди" торган сәгатьләр дә юк бугай инде. Телефон экранында иртәнге 09:00, күз ачып йомганчы 21:00... Күз ачып йомган арада үткән, без күрми, тоймый, сизми, аңламый, яшәми калган минутларны эзләп көн уздырабыз... Өч көнлек дөнья дигәне өч түгел, ә көн ярымлык дөньядан торамы соң әллә?! Г. Шаһбан мең мәртәбә хаклы, өч көнлек дөньяда, тормышның матурлыгын күрми, һаман ашыгабыз, чабабыз, теләгәнне табабыз, тагын югалтабыз, сөртенәбез, егылабыз, тагын торып китәбез, упкыннарга тәгәрибез, капкыннарга эләгәбез, алдыйбыз, алданабыз. Югыйсә, якыннарга сөю, матурлык өләшеп яшисе генә канә. Калган гомеребезне, еллар тыныч булып, кайгы - хәсрәт күрми, ялган - ялгышларга абынмый, бәхет биреп, бәхетле булып, тигезлектә яши алсак иде, Раббым.🤲🤲🤲 Клара Гайнетдинова