Табынмадык ...
Табынмадык ... Безнең буын башка иде, Һәммәбез дә бердәй идек. Авыр булса ,ярдәм иттек , Бер,беребезнең хәлен белдек. Күрше хакы,аллаһ хакы , Безне шулай өйрәттеләр ! Карт,карчыкка ярдәм ит дип, Йомышына йөгерттеләр. Безнең буын башка иде , Табынмады юкка,барга ... Кешелекле,кечелекле , Өлкәннәргә ,балаларга ! Алтыннарга табынмадык , Көенмәдек көмешенә... Тиенмәдек ,кул сузмадык, Кеше хакы ,өлешенә ! Ятим хакы - рәнҗешле дип, Өйрәтте әти- әниләр ! Балачактан алган сабак , Һаман били күңел түрен... Халисә Гәрәева