Ашыктырмыйк...
Ашыктырмыйк... Күпме яшәсәк тә, алда гомер Озын, бетмәс кебек тоела. Ничә тапкыр язлар каршы алып, Ничә тапкыр яфрак коела. Этә- төртә, алдагысын көтеп, Ашыктырып килер көннәрне, Башка кабатланмас мизгелләрне, Югалтабыз шулай бүгенне. Кадерләрен белеп мизгелләрнең, Ләззәт алып туган минуттан, Алга карыйк, ләкин ашыктырмыйк, Азмы әллә аш(ы)гып абынган? Үтә гомер, артта киләчәктән Күбрәк инде начар, яхшысы. Ашыктырма, кума гомерләрне Бүген рәхәт, бүген яшисе! Маннанова Рәфинә