Әнкәйләр белән тоташкан
Әнкәйләр белән тоташкан Йөрәктә нечкә кыллар. Кадерледән кадерле ул Әнкәйгә илтер юллар. Чакрымнар да киртә түгел, Тарту көче көчлерәк. Әнкәйләрне сагыну ул- Суга сусау төслерәк! Әнкәйнең назлы карашы- Сагышны ала юып. Без киткәндә генә никтер Йөзләре китә сулып... Бер күрешергә тилмертеп, Сызлатмыйк бәгырьләрен. Исән-чакта әнкәйләрнең Белик без кадерләрен! Гөлчәчәк Садретдинова
3 127 просмотров