Гомер бит бер генә...
Гомер бит бер генә... Күңелләрнең бардыр мең кыллары Тибрәнәләр кайсын тисәңдә. Бармы икән җирдә сүзләр , Юатырга җанны, кайгы килгәндә... Кайчагында күңел йотып куя, Уйламыйча әйткән кеше сүзләрен. Җаннар әрни... тетрәндереп, Кылларымның меңнән берләрен... Күпкырлы тормыш юлларында Көчсез булып калу ярамый. Күтәрә алмас сынауларны Ходай белми сиңа юрамый. Бары бәхет, шатлык-сөенечтән Тибрәнсеннәр күңел кыллары. Гомер бит бер генә,мең түгел, Заяга үтмәсен һич кенә еллары... Ризидә Шутова