Ярар инде...
Ярар инде... Бу тормышта барысын якын алсаң, Йөрәк түзмәс, шартлар шар сыман. Ниләр генә узмый йөрәк аша- Түзә мескен, сабыр ул, чыдам... Өйрәнергә инде, соң булса да, Бераз гына "төкереп" карарга! Бераз гына, хотя б чүт-чүт кенә, Йөрәккә дә дәва табарга. Самолетың синсез генә очып Китте икән - ярар, китсен, ди... Кесәңдә дә соңгы меңлек калган - Акчасы да беткән, бетсен, ди... Ирең белән мытырдаштың тагын, Авызын салган, керми чәйгә дә. Ярар инде - күтәрелер әле, Үзең генә тәмләп чәйлә дә... Соңга калдың эшкә, ярар инде - Эшнең юк ла мәңге бетәсе. Алтмыш бишкә кадәр егерме мең Пенсияңне зарыгып көтәсе. Утка, газга, суга бәя арткан, Ярар инде, нишлим, артсын, ди... Тозлы кыярларым базда аткан- Ярар инде, аткан, атсын, ди. Көя кискән теге норка тунны, Кышына бер кия торганны... Әтәче дә кичә егылып үлгән, Тормаган шул көтеп суйганны. Ярар инде... Туннан туйган идем, Белми идем кайда куярга. Әтәчнең дә күзе күрми иде, Жәлләр идем тотып суярга... Бар да була: туны, кыяр, әтәч, Алтын-көмеш - бар да ерунда! Дөнья куа-куа онытабыз Кеше кадере, саулык турында... Вак-төякләр, чүп-чар белән кайчак Тутырабыз мескен йөрәкне... Иң кадерле - кеше гомере җирдә, Кеше гомере - иң-иң кыйммәтле! (Ирина Хәмидуллина)