Син үзеңнең нәрсә теләгәнең һәм нәрсә эшләргә кирәклеген белеп тә ,сиңа алай эшләмә дис...
Син үзеңнең нәрсә теләгәнең һәм нәрсә эшләргә кирәклеген белеп тә ,сиңа алай эшләмә дисәләр -бу минем өчен иң авыр нәрсәләрнең берсе. Әгәр күпчелеге шулай әйтә башласа,мин уйлана башлыйм:"Кара әле ,бәлки алар чыннан да хаклыдыр?!"- дип ышана башлыйм.Әгәр дә эчеңдә аз гына -бер тамчы гына булса да икеләнү була икән,күңел түрендә бер валчык кына үз -үзеңә ышанычың булса -үзеңчә эшлә.Беркайчан да башкаларның дөреслеге белән үзеңне аклама! Безнең эчке тоемлавыбыз, безне җирдән аера."Егылудан курыкма,бер тапкыр да очып карамаудан курык,"-диләр бит.Җирдән аерылу һәм очу арасында меңләгән сорау һәм ышанычсызлык ята.Әгәр дә үз-үзеңә ышанып очышка сикерсәң,синең үз канатларың үсеп чыгачак,безгә күренми,әмма ышанычыбызны арттыра торган канатлар.