Беркайчан да ,беркемгә дә нәрсәдер өчен -аклану эзләмәгез.Әгәр кеше шулай эшләгән икән...
Беркайчан да ,беркемгә дә нәрсәдер өчен -аклану эзләмәгез.Әгәр кеше шулай эшләгән икән,димәк шулай теләгән.Әгәрдә кеше миңа ышана икән,мин аның ышанычын аклаячакмын,әгәр юк икән мин аңа дөреслек исбатлап йөрмиячәкмен.Әйтәләр бит артта күперләр никадәр ялкынлап янса,алда аннан да яктырак юллар ачылыр дип.Дуслар белән дә шулай,аларның хикмәте күп булуларында түгел.Ә авыр чакта кайсысы кул сузачагы һәм үзе шатланганда ,сине искә төшергәне мөһимрәк.Миңа еш кына:"Сезнең дусларыгыз шундый күп ",-диләр.Әйе ,мине дус дип санаганнары шактый,ә мин дустым дип әйтерлекләре бик аз шул.Янәшә булганнарын,сезнең өчен горурлыгын югалтканнарын,сезне кичерә алганнарын,сезне көткәннәрне саклагыз .Язмыш алар белән көннәрдән беркөн барыберочраштыра.Яратканыгызны әз-мәз булса да кочаклап:"Мин яратам сине!"дигән хисне әйтергә кызганмагыз.Җитмичә калганчы ,бер тапкырга күбрәк булсын... "Җитте,көчле булып кыланып туйдым ,минем йомшарасым килә,үземне көчле канат астында тоясым килә",-дип әйтәсе килгән чаклар да булгалый. Ә бит тормышта йомшакларны жәллиләр,ә көчлеләрне кыяларга төртәләр.Төртсеннәр,төртүчеләргә үпкәләмәгез,алар безне чыныктыра .Гомерегез барышында аз гына булса да- кешеләр ни әйтер инде ,дип түгел,ә үзегез теләгәнчә яшәп,үз теләгәнегезне ашап,үзгезчә эшләп карагыз.Бу бит Ходайдан сиңа бирелгән тормыш,бу синең язмыш.Бүгенге көн иртәгә кабатланмаячак.Бәхетле булырга хакың бар,Кеше!..