Үзеңдә көч җыеп ул алга барулар,
Үзеңдә көч җыеп ул алга барулар, Чокырлы юлларда егылмый калулар - Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Мәхәббәт утында ул дөрләп янулар, Ялгышып, адашып ялгызың калулар... Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Кемнәр соң язмышлар йомгагын сүтмәгән? Бәхеттән шашынып күкләрне иңләгән, Хыялый канатлар болытка үрләгән - Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Кыяга бәрелеп канатлар каерылган, Яраткан йөрәкләр кинәттән аерылган... Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Тик тормыш, бу дөнья, яшәеш бетмәгән! Тапканны югалтып юлларда калулар, Яңарышлар эзләп талпынып алулар - Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Якынын югалтып илереп елаган, Буранга кушылып күңеле дулаган... Кайсыгыз башыннан үтмәгән? Тик менә беркемнең өмете бетмәгән... Венера Мәхмүтова.