Елмаясы килә бер сәбәпсез,
Елмаясы килә бер сәбәпсез, Һәм җырлыйсы килә кычкырып, Таулар күчерердәй булып атлыйм, Әллә каян гына көч алып. Гел яхшылык кына теләп барам Урамдагы олы - кечегә; Кайберләре туктап карап кала,– Сәер тоеламдыр кешегә. Булышырмын кебек, алай-болай Ярдәм сорап кемдер чакырса. “Җүләрме бу?”- диеп уйлар идем Мин үзем дә, бүтән чак булса... Бәхет алып килгән ул бер мизгел Озын кебек миңа ел, айдан! – Аны күрдем бүген! Ул үзе дә Минем өчен генә елмайды. Нәфисә Сабирҗанова