Исәнлекне бирче син, йа Раббым!
Исәнлекне бирче син, йа Раббым! Бәхет бит ул - исән булуда. Таң нурларын күрә алсаң әгәр, Киерелеп иртән торуга. Аяк-кулларыңны тоя алсаң, Кузгаталсаң олы гәүдәңне, Бәхет түгелмени, үз кулларың Хәзерләсә тәмле чәйләрне? Яңгыраса тавыш өй эченнән, Кемнәрнедер тиргәп-мактавы, Бәхет түгелмени, сине Аллаһ Чукраклыктан үзе яклавы? Яннарыңда бергә чәй эчәргә Якын кешең булса утырып, Бәхет түгелмени шушы үзе? Тик китмәсен Аллаһ күпсенеп. Таңнар атып, иртән тора алсаң, Рәхмәтеңне әйтсәң Аллаһка, Бәхет түгелмени, үз телләрең Булдыралса саулык сорарга? Исәнлекне бирче син, я Раббым! Бәхет бит ул - исән булуда. Якыннарың янәшәңдә булып, Үз кояшың янып торуда... Рәмилә Абдуллина