СИЗМИБЕЗ.
СИЗМИБЕЗ. Булганның кадерен белмибез, Янәшә торганны күрмибез. Вакытлар үткәнен сизмибез, Авырлык килгәндә түзмибез. Юк-барга көябез, дөрлибез, Йөгерәбез, чабабыз, үрлибез. Түгәрәк дөньяның бер чите Кителеп төшкәнен сизмибез. Артсын дип, ташсын дип, янабыз. Абына-сөртенә чабабыз. Егылып, күкләргә бакканда Язмышка хәйраннар калабыз. Тик, кыска кала шул арабыз. Г. Камал-Ибраһим