Гомер баскычлары.
Гомер баскычлары. Бер атладым, бер сикердем, Үрмәләдем, йөгердем. Белмәдем баскычларның да Чиксез озын түгелен. Бала чакта баскычларның Санамадым саннарын. Тормыш мәшәкате белән Үтте гомер аннары. Инде, менә, югарыдан Карыйм аска ис китеп. Сизелмәде гомерләр дә Никадәрле юл үтеп. Баскычлары бар да тигез, Саннар гына санаулы. Югарыда калганнарын Исәпләргә салмалы. Һәр кешенең үз баскычы, Черек, ватык булмасын! Өскә таба йөгергәндә, Сынып-нитеп калмасын! Гөлнур Камал-Ибраһим.