Кеше булып кал.
Кеше булып кал. Һәрвакыт кеше булып кал, Нәрсә генә булса да. Ике арада давыл кубып, Салкын яңгыр яуса да. Һәрвакыт кеше булып кал, Кеше күңеле калдырма. Авыр сүз әйтсәләр дә Йөрәгеңә якын алма. Бары кеше булып кал син, Үч алырга тырышма. Начарлык белән җавап биреп, Беркайчан да ялгышма. Тормыш барысын тигезли, Шуны һич тә онытма. Күңелләрең кайчак тулып, Күзләрдән яшь тамса да. Айшанур.