Кеше сүзе
Кеше сүзе Дөнья булгач, була инде Агы да, карасы да, Кеше сүзенең йөрәккә, Дәвасы, ярасы да. Кайбер сүзләр, энә кебек, Үзәкне өзеп ала, Ялкын кебек, сиздермәстән, Гөлт итеп җанга каба. Әйткән сүз, аткан ук кебек, Йөзгә килеп бәрелә, Күңелдәге янган ут та Күмергә әверелә. Әйтер сүзләр үлчәнми шул, Салынмый шул бизмәнгә. «Кем гаепле?» — дибез аннан Күңелкәйләр бизгәнгә. Дөнья булгач, кирәк икән Тау менеп, тау төшәсе. Язган булгач, суык ашка, Салкын чәйгә пешәсең. Дөнья булгач, менәсе бар Кыяның иң үренә. Кешенең кем икәнлеге Әйткән сүздән күренә. Гөлүсә Шаһбан