Аңламадың.
Аңламадың. Сөюгә мине яңадан Ышандыр дидем. Йөрәгем бозларга каткан Кышларда иде. Язларым еракта калган, Кайту юк инде. Күңелемдә син кадаган Очлы ук минем. Ничә тапкыр яралардан Кайнар кан тамды. Яраларым төзәлсә дә Эзләре калды. Өмет учаклары сүнеп, Көле таралды... Җавапсыз калган хатларым Өзде араны. Сөям дидең, ышанмадым Матур сүзләргә. Ышанган язларым узган, Мин бит көзләрдә. Син җилләрдән сакларсың дип Уйлаган идем. Өмет өзелсә дә нокта Куймаган идем. Ашыкмадым арадагы Җепне өзергә. Әзер идем йолдызлардан Басма тезергә... Аңламадың безне алда Бәхет көткәнен. Сизмәдең яннан сөюнең Рәнҗеп киткәнен. Глүсә Шакирова (Хомченко)