Тырмаларым...
Тырмаларым... Аяк астындагы тырмаларга Баса-баса атлыйм, туктамыйм. Рәхәт түгел, ләкин алга барам Миңа авыр диеп уфтанмыйм. Кемнән ярдәм сорыйм, яннарымда Юк бит ярдәм кулы сузучы. Юлларымда минем очраганнар Янәшәмнән генә узучы... Хаталардан мине коткарырга Ярый шул тырмалар бар әле. Киреләнсәм, маңгаема чәпәп, Өйрәткәннәре дә бар әле. Аңлыйм хәзер: маңгайга язганны Берничек тә булмый узгәртеп. Гөмер уза, тырмалар да туза Маңгаема бәреп, өйрәтеп. Тырмаларым, тырмаларым Мине саклап торганнарым. Ялгышлардан, гөнаһлардан Гел аралап торганнарым, Их, минем тырмаларым... Глүсә Шакирова (Хомченко)