Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы...
Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы... Татар халкы элек - электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Менә шундый гаиләдә генә чын тәрбия биреп була торгандыр, шундый гаиләдә генә балалар тормышнын кадерен белеп яшәргә өйрәнәләрдер, нәкъ шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар шушы зәңгәр күк гөмбәзе астында үз урынын табып, сәләтенчә тиешле югарылыкка күтәреләләрдер, дигән фикердә шәхсән мин үзем. Ә Салаховлар гаиләсе - шуның ачык мисалы. “Мин үзем дә, апам Миләүшә дә Казанның 4 енче татар гимназиясендә укыдык. Ул шундый җыйнак, матур бина булып истә калган. Кабинетларны хәтерләмим, ләкин актлар залындагы Тукайның зур, затлы итеп ясалган портреты бүген дә миңа карап тора сыман. Күп вакытымны актлар залында фортепианода уйнап, кызлар белән җырлап уздыргангамы, шул урын аеруча истә калган. Безнең 5 кыздан торган вокаль ансамблебез бар, бергә район, шәһәр, республика күләмендә чыгышлар ясый идек. Мине 1нче сыйныфтан музыка мәктәбенә бирделәр. Әниләр бер миллионга – ул вакытта миллионнар заманасы – кара төстә «Казан» дигән фортепиано алып кайттылар. Бу инде безнең гаилә өчен шундый зур чыгым иде. Мин 1 ел укыдым да, апам белән бергәләшеп, «бүтән йөрмибез» дидек. Апам да музыка мәктәбендә укыды. Әти-әниләр: «Юк инде. 1 миллионга фортепиано алдык. Телисезме, теләмисезме – йөрисез», – диделәр. Яңа әсәрләр өйрәнгәндә түзә алмый, елый, идек, күз яшьләре клавиатурага тып-тып тамып төшә, әти- әнигә күрсәтмәскә тырышабыз. Тора - бара, бу шөгыль үзебезгә дә ошый башлады. Әнинең музыкаль белеме булмаса да, музыканы ишетү, аңлау сәләте көчле. Ул бик матур җырлый. Әни безнең уйнаганны аш бүлмәсеннән тыңлап торырга ярата, берәр җирдә ялгышсак, «дөрес басмадың» дип төзәтә иде. Каян аңлагандыр ул Шопен, Шубертларны? Тырышлык бушка китмәде: музыка мәктәбен тәмамладым, диплом алдым. Бүгенге хезмәтемдә бу һөнәр миңа бик нык ярдәм итә, чөнки фортепианода уйнаган һәм җырлаган рольләрем шактый. Балачакта аңламаган булсам да, хәзер яхшы аңлыйм, әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәтләр укыйм.”- дип әти - әнисе , укытучылары турында фикерен дәвам итә Резедә Нурисламовна. Күргәнебезчә, хезмәтнең тире − ачы, җимеше – татлы. Кайчандыр фортепиано өстенә түгелгән күз яшьләре бары файдага булган. Адәм баласына табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитми шул. Әгәр Аллаһы Тәгалә салган орлыкка вакытында су сипмәсәң, ул шытым бирми. Вакытында тиешле тырышлык куярга, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түгәргә кирәк, алай булмаганда, син мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың.Әти - әнисенең, үзенең шундый көч куюы Резедәгә бары файдага булган. Хәзер театрда да, фильмга төшкәндә дә ул һөнәре аңарга ярдәмгә килә. Шуңа күрә дә әти - әнисенә зур рәхмәтле " К. Тинчурин" исемендәге дәүләт театрының Атказанган актрисасы Резедә Нурислам кызы. Клара Гайнетдинова