Шундый кешеләр бар – без аларга
Шундый кешеләр бар – без аларга Көн дә, көн дә рәхмәт тоябыз. Алар булган өчен бу тормышта Матур, якты безнең дөньябыз. Шундый кешеләр бар – бик күпләрнең Тормыш, яшәешен бизәгән, Хакыйкатьне күпләр югалтканда, Җаны бизми хаклык эзләгән. Шундый кешеләр бар – тирә-якка Кояш кебек җылы өләшә. Буй җитмәстәй күренсә дә алар, Күпләр үрнәк итеп тиңләшә. Шундый кешеләр бар – эше белән Раслый белә әйткән сүзләрен. Исемнәрен тезеп язмасам да, Таныр микән алар үзләрен? Физәлия Дәүләтгәрәева