Бер кеше өенең түбәсендә утыра икән. Йорт каршыннан юлаучы узып бара.
Бер кеше өенең түбәсендә утыра икән. Йорт каршыннан юлаучы узып бара. – Вәйт ялкау! Көне буе шунда утырган инде бу. Берәр эш эшләсә ярамыймы? – дип уйлый ул. Икенче юлаучы узып бара. – Түбәгә менеп хатын-кызлар күзәтеп утырадыр бу, – дип уйлый анысы. Бераздан өченче юлаучы узып китә. Анысы: – Бу кеше көне буе эшләгән дә, хәзер рәхәтләнеп ял итә торгандыр, – дип уйлый. Түбәдә утырган кеше кем булган? Риваятьтә ул кеше хакында берни әйтелмәгән. Без белмибез... Ә теге өч юлаучы хакында бер-ике сүз әйтеп була. Беренче юлаучы үзе ялкау кеше булгандыр. Икенчесе хатыннар артыннан йөрергә яраткандыр. Ә өченчесе үзе тырыш кеше булгандыр. Тормышта еш кына шулай була бит: үзебезнең кыек өй түбәсе белән кешенең туры түбәсен үлчибез. Ягъни, үзебезгә карап кеше тикшерәбез. Безнең күңелдә ни булса, кешедә дә шул дип уйлыйбыз...