Аңлап булмый кайчак бу дөньяны,
Аңлап булмый кайчак бу дөньяны, Әллә кеше шулай яралган, Әллә инде тормыш кануннары Югарыдан шулай каралган? Караштан да аңлый кайбер кеше, Ишетми ул кайчак, җикереп... Бик азы да тулып чиктән аша, Кайчак күбен булмый җиткереп. Тәүлек буе йоклап йокы туймый, Ятмыйча да иртүк торыла. Бер сәбәпсез күңел күтәрелә, Йә гел юкка кәеф кырыла. Көлтә - көлтә әйткән мактау сүзен “Тиеш “ кебек кабул итәсең. Ә кайчакта миңа какмаслармы, Һич югы, бер ым дип көтәсең... Аңлап булмый әле бу дөньяны, Үзебезме шулай яралган? Әллә инде тормыш кануннары Югарыдан шулай каралган?.. Н.Сабирҗанова