***Яшәү яме- кыска мизгелләр.***
***Яшәү яме- кыска мизгелләр.*** Бер минутка йомам күзләремне, Балачагым үтә шулчак йөгереп. Күксел томан аша җилән генә, Сабый чагым китә күренеп. Бер минутка йомам күзләремне, Әнием биетә җитез орчыгын. Башларымны салсам иңнәренә Тоям сыман җылы кочагын. Бер минутка йомам күзләремне, Яннарымда минем якыннар. Өннәремне төшләр алыштырып, Атсын иде минем ал таңнар... Бер минутка йомам күзләремне, Сүтелеп китә гомер йомгагы. Ялан тәпи генә йөгереп үтәм, Якты нурлы яшьлек сукмагын. Бер минутка йомам күзләремне, Әйләнеп менәм елга буйларын. Чишмәләрнең чыңлы тавышына Үрелеп ага минем уйларым. Бер минутка йомам күзләремне, Йөрәк дөрләп янган ул чаклар. Мәңге сүнмәс кебек тоелса да, Янмас инде кабат учаклар. Бер минутка йомам күзләремне, Яшьләнәләр минем күзләрем. Күз алдыннан үткән хатирәләр- Күңелләргә сала сагыш эзләрен. Бер минутка йомам күзләремне, Яшәү яме- кыска мизгелләр. Күз ачып йомган араларда - Узып китә безнең гомерләр... ( Ризидә Шутова )