Сүз хатасы
Сүз хатасы Сүзне әйтү җиңел лә ул, Җыеп булмый яңадан. Йөрәк әрни, бәргәләнә, Сүз ясаган ярадан. Сүзне әйтсәң, китә очып, Син аңа хуҗа түгел. Гафу ит, ди ялварсаң да, Китек кала шул күңел. Мең кат үлчәп, бер кат киссәк, Сакланырбыз язмыштан. Якыннарны яклыйк әле, Сүз ясаган ялгыштан. Ашыгабыз, ашкынабыз, Кирәк шул азрак түзем. Иң кадерле була кайчак, Әйтелми калган сүзең. Иң кадерле, бик кадерле, Әйтелми калган сүзең. (Айгөл Вәлиуллина)