Мәңгелек яра...
Мәңгелек яра... Әйе, һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә - ул иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын. Анда бер - берсен яраткан, бер - берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше үзенең гаилә кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы - туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Ә бит бөтен балага да андый бәхет елмаймый. Кайбер балаларга ачы язмыш кичерергә туры килә, тулы ятим калган балалар биниһая тирә-юнебездә. Менә шундый авыр мизгелләрдә, ачы язмыш упкыныннан балаларны йолып, үзенең җылы кочагына алган гаиләләр дә бар. Бу язмамда сүзем шундый гаиләләрнең берсе – Алабуга районы Иске Юраш авылында гомер кичерүче Мөхәммәтҗановлар Сәрия, Ринат гаиләсе хакында. Гап - гади авыл тормышы... Балалар бакчасы... Мәктәп тормышы... Шәһәр романтикасы... Ләкин ярымятимлек ачысы (әтисе бакыйлыкка күчә) Сәрияне янәдән авылына кайтара. Язмыш аны үзе кебек үк ярымятим үскән үз авыл егете – Рәшит белән таныштыра, кавыштыра, матур гаилә корыла, чәчәк ата. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Һәрберсенә югары белем биреп, тормыш диңгезенә озаталар... Балалар сынатмый, һәрберсе гаилә кора, әти- әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр, әти- әниләре балаларның бәхетенә сөенеп, оныкларның уңышына төренеп гомер сөрәләр ... Инде алтынчы дистәне куып, гомер көзенә кереп барган мәлдә аларга Аллаһе Тәгалә зур сынау җибәрә: Сәрия ханымның бертуган энесенең дүрт баласы тулы ятим калалар, бер - бер артлы әти – әниләре дөнья куя. Бу ике олы йөрәкле, киң күңелле, Чын кеше исеменә лаек булган гаилә башлыклары бакыйлыкка күчкән туганнары Илгиз белән Аниянең дүрт ятим баласын тәрбияләүне үз өсләренә алалар. Бу ятимнәрне үз балаларыдай кабул итеп, аларга күңел җылысы, физик тәрбия бирергә тырышкан мәлләре. Икесен инде олы тормыш юлына озатып җибәрделәр. Үзләре генә түгел, балалары белән бергәләп башкаралар алар бу авыр сынауны. Һәрбер гаиләнең үз кануннары, үз традицияләре... Әйе, һәрбер кеше бик кечкенәдән үзенең нинди нәселдән килеп чыгып, нинди юлдан барырга тиешлеген тоеп яшәргә тиеш. Шул мәгълүм: тамырлары нык булмаган кеше тормыш зилзиләләренә каршы тора алмый. Юкка гына шәҗәрә “агач” мәгънәсен аңлатмыйдыр. Тамырлары нык булган агач көчле җилләргә дә бирешмәгән кебек, үз асылын аңлаучылар, үз тамырларын тоючылар тормышта да югалып калмыйлар. Тамырлар ул – безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары, гаилә традицияләре, бабаларыбызның данлыклы эш-гамәлләре, ниһаять, ул синең фамилияң, кушаматың, нигезең, халкың, Ватаның. Тамырлары нык булган баланың гына рухы көчле була. Нәсел-нәсәбен белгән кеше тормыш җилләренә бирешми. ИншАллах бу балалар да тормыш җилләренә бирешмәс!!! Клара Гайнутдинова
Канал в каталоге Максиметера
7 382 подписчиков · Книги