Яшим, яшим!
Яшим, яшим! Яшәр өчен җай җитәрлек. Сүземне дә, үземне дә бар көтәрлек Кешеләрем, төгәллисе зур эшләрем. Юкка булмас сынауларда көрәшләрем. Яшәү яме һәр мизгелдә, һәр тарафта, Очыраган таныш түгел бер карашта, Узып китте. Яктылыгы йогып калды, Елмаюы нур бөртеген җанга салды. Кояш. Күкләр. Ак болытлар өем-өем, Ниндидер кош әкрен генә көйли көен, Җәйнең җиләс җиле битне иркәләде… Бу дөньяны югалтырга иртә әле. Яшим, яшим. Яшәр өчен күп сәбәпләр, Кабатланмас бу мизгелләр, бу сәгатьләр. “Җиңсен!” диеп дога кылган кешеләрем Кичермәсләр, акламасам өметләрен. Нәфисә Сабирҗанова
Канал в каталоге Максиметера
7 382 подписчиков · Книги