Хыялларсыз яшәү кыен,
Хыялларсыз яшәү кыен, хыялсыз - канатсыз кош. Хыял диңгезендә йөзеп гел алга таба барыш. Хыял - яшәү чыганагы, киләчәккә этәрә. Хыял канатлары безне биеклеккә күтәрә. Хыялларсыз яшәп булмый, тормышлар да күңелсез. Хыялланып яшәүчеләр аңларлар мине сүзсез. Очар коштай канатланып тирбәлик хыялларда. Янып, көеп һәм дә балкып яшик без дөньяларда! Гөлзадә Сафина
Канал в каталоге Максиметера
7 370 подписчиков · Книги