Хәбәр килсә беркөн яшьлегемнән,
Хәбәр килсә беркөн яшьлегемнән, Кире кайт дип, әгәр үткәнгә, Йөгереп түгел, очып кайтыр идем, Җавап итеп мине көткәнгә. Яшьлектәге бер риясыз хисләр, Серләшүләр айлы кичләрдә. Чишмә сукмагында очрашулар, Күзләребез һәрчак күзләрдә. Талгын гына парлашып биюләр Йолдызлар яңгыры астында. Вәгъдә бирешүләр сөям диеп, Мәхәббәтнең алсу таңында. Хисләрем дә йөгәнсез ат кебек, Әзермен мин хәзер барсына. Бер мизгелгә генә, күзем йомып, Ашкынамын яшьлек языма. Гөлзадә Сафина
Канал в каталоге Максиметера
7 370 подписчиков · Книги