Бер кем белми
Бер кем белми Бер кем белми алда ни буласын, Ниләр белән күңел туласын. Кайда, кайчан кемне югалтасын, Кемнәр белән ниләр табасын. Бер кем белми алда ни киләсен, Килер көннең нәрсә бирәсен. Кемне уңыш, кемне сары сагыш, Уты белән катлап төрәсен. Бер кем белми алда ни күрәсен, Рәнҗешләргә ничек түләсен. Изге эшләр үрмә гөлләр кебек, Киләчәккә шаулап үрләсен. Бер кем белми, алдан бер кем күрми, Ни буласы безгә табышмак. Яшик бүген, сөеп, янып, көеп, Якыннарга җанны багышлап. (Айгөл Вәлиуллина)