БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ
БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ ( ЭССЕ ) Бәхет һәм бәхетсезлек —без яши торган сикәлтәле тормышның ике ямьле - ямьсез ягы, бер‑берсенә капма - каршы торган өлеше . Югыйсә , алар бергә яши, бер‑берсен тулыландыра һәм аерылмаслык булып , тормышның сикәлтәле юлларыннан бергә атлыйлар . Бу ике күренешнең бергәлекләре безнең яшәешебезнең тирән мәгънәсен җентекләп ачыклап, үз‑үзебезне аңлауга , башкаларны санлауга ярдәм итә. Әйе , бәхет — бу күңелнең тынычлыгы, шатлык хисләре, тормыштагы максат һәм мәгънә. Ул мәхәббәттә, дуслыкта, гаиләдә , эштә уңышта, яраткан кешеләр белән бергә булганда ачык күренә. Бәхетнең төрле чагылышын чамалау авыр түгел . Әйтик , гаиләдәге тынычлык , эшләнгән эшләрнең максатчан нәтиҗәсе , замана таләбенә яраклы - үтемле яңа белемнәр алу һәм карьера үсеше , табигатьтәге илаһи матурлыкны күреп, аның серләрен ихлас аңлау. Ләкин бәхет тәкъдим ителгән кебек үк тәэмин ителми шул . Аның өчен шактый тир түгаргә , сыналырга , сынауларда сөрлекмәскә , сынмаска да кирәк шул... Бәхетсезлек — бәхеткә карама‑каршы күренеш, әмма аның да үз мәгънәсе бар. Ул биттормышны тулырак аңларга өйрәтә ,кешегә үз күңелен ачыкларга ярдәм итүне дә үз өстенә ала , көч һәм сабырлыкны арттыра , бәхетнең кыйммәтен төшенергә мөмкинлек ача . Без бәхетсезлек аркылы аннан котылу юлларын да эзлибез , табабыз бит . Ихтыяр -көчебезне барлыйбыз . Хаталану ихтималын да истан чыгармыйбыз . Бәхет белән бәхетсезлек янәшә , дигән сүз — тормышның үсеш - үзгәрештә икәнлеген дәлилли . Күрегезче , бу ике чит - ят тоелган күренеш бер‑берсен яшәүгә хөкем иткәннәр түгелме соң ?!. Бәхетсезлек бәхетне аңлауда ярдәм кулы суза . Без бәхетне тиешенчә аңламаска мөмкин очракта да , аны бәхетсезлек белән чагыштырып аңлыйбыз. Бәхет исә , бәхетсезлектән соң килеп, аны кире кайтарып, тормышны яңа мәгънәгә ия итә ала. Алар бер‑берсеннән аерылгысызланган саен, кеше үзенең тормыш юлын билгеләп, төпле мәгънәсен эзли , таба. Бу янәшәлек — яшәешнең табынган үз кыйбласы , аларсыз яшәү мөмкин дә булмас иде . Бәхет белән бәхетсезлек янәшәлеге — бу тормышның табигый кануннарының иң зур өстенлеге , дип янә бер кат тәкрарлау да хата булмас сыман . Алар кешегә тормышның никадәр кызыклылыгын, күп яклылыгын һәм мәгънәлелеген аңларга мөмкинлек бирә. Бәхетсезлекне кабул итү гаять авыр , билгеле . Тик аны да читкә какмау көчайгән саен , без бәхетне дә тирәнтен аңлый башлыйбыз. Шуңа күрә, бәхет һәм бәхетсезлек — тормышның бер‑берсе белән санлашкан , яклашкан , хәтта якалашкан , дулкынланып агучы ике яры... БӘХЕТ БЕЛӘН БӘХЕТСЕЗЛЕК ЯНӘШӘ , ӘЛЛӘ ИНДЕ ЯЛГЫЗ ЯШИ АЛМЫЙЛАР ?!. ИКЕСЕ ДӘ , ГҮЯ , СЕРЛӘШӘ , ЯШИЛӘР БИТ : АРМЫЙ - ТАЛМЫЙЛАР . РАМАЗАН КӘБИРОВ.