Нәрсә ул бәхет?
Нәрсә ул бәхет? Бәхетне, төрлечә аңлатырга, төрлеяклап карарга була. Мәсәлән, озын көн тәмамланганда якыннарың кочагында булганда, хуш исле чәй эчкәндә кадерле кешеләрнең күзләрен күргәндә, яраткан кешеләрнең сүзләрен ишеткәндә, якын кешеңнең кагылуын тойганда һәм шушы зур киңлектә җылы гаилә учагың булганда, ә аның белән бергә Тынычлык тойгысы туганда. Сез минем белән килешәсезме? Адәм баласы бит мәхәббәттә ныгый, аннан көч ала, бар яктан ачыла. Бер - берегезне саклагыз, күбрәк укыгыз, тормышны өйрәнегез, сабыр, түзем булыгыз, карарларны дөрес кабул итегез, үз тормышыгызда мәхәббәтне арттырыгыз, ә аның белән бергә бу дөньяда булган иң яхшы нәрсәләрне үз дөньягызга, күңелегезгә кертергә тырышыгыз. Клара Гайнетдинова