Гафу итәм, нахак сузләр атканнарны,
Гафу итәм, нахак сузләр атканнарны, Минем турыда бәлки гайбәт сатканнарны. Мин юлына аркылы төште диеп уйлап Төннәр буе йоклый алмый ятканнарны! Гафу итәм, ямьсез, дорфа эндәшкәнне, Узып киткәч арттан карап серләшкәнне. Гади генә агып барган тормышымнан Үз-үзенә сыеша алмый көнләшкәнне! Гафу итәм, кем соң алар шул кадәрле?! Күтәрмәскэ аз гына да ят хәбәрне. Куңелендә ачу, нәфрәт, гайбәт йөртеп Болай да бит арып беткән шул адәмне! Илузә Аминова.