Мин көнләшмимен кеше бәхетеннән
Мин көнләшмимен кеше бәхетеннән Киресенчә чынлап сөенәм. Кайгы хәсрәт курсәм кузләрендә Уземнеке сыман көенәм. Ярдәм итә алсам ярдәм итәм Кулдан килсә бер дә зарланмам Бәялиме кеше аның эше Иң мөхиме АЛЛА зурлаган! Мин яратмыйм гәйбәт сөйләшуне Кирәк булса дәшәм турыдан. Ошатмасам үз фикерем әйтәм Читтә торам ялган корудан. Һәр кешенең үз тормышы җирдә Һәр кеше дә хаклы яшәргә. Һәрбер адәм ялгышырга хаклы Хаталарны үзе төзәтсә. Мин беркемнән көтмим мактау сүзе Өмет итмим рәхмәт сузләре. Бардыр ялгышларым,хаталарым Гаепләмим үзем беркемне. Кыерсыттырмыйм да мин уземне Көчле булып калам күп вакыт. "Мин бәхетле!"диеп җирдә яшим Яшәу тәмен тоеп,яратып! Була төрле чаклар.. уксеп елап Бик тә авыр булган мизгелләр Андый чакта күз алдына килә Миннән купкә хәле мөшкелләр. Була шатлык тулып ташкан көннәр Бәхеттән дә кайчак елыйсың.. Бирер идем азрак бер өлешен Мохтаҗга дип шул чак уйлыйсың.. Тигез бирелмәгән берәугә дә Тормыш дәрьяларын гизәргә Авырлыклар аша җиңеллекне Кеше тиеш аңлап яшәргә! Көнләшмәгез кеше бәхетеннән Сез барыгыз җирдә бәхетле. Тик аңларга кирәк төшенергә Тик сез лаек булган бәхетне... /В.Мәхмүтова/