Апасы ишетмәсен, дип, телефонын тиз-тиз генә кесәсенә тыгып куярга ашыккан Булат, телеф... — 28 января 2026 г. в 23:31:50.928
Апасы ишетмәсен, дип, телефонын тиз-тиз генә кесәсенә тыгып куярга ашыккан Булат, телефонны сүндерергә оныткан иде булса кирәк. -Туйдым мин синең бу хәерче туганыңнан! Туй-ды-ы-ым! Киленнәре Ләйләнең ачулы тавышын аермачык ишетеп алды Гөлзәминә. Йөрәгенә әллә ничек авыр булып китте. Бер мизгелдә “Ишетсен, дип, махсус шулай эшләде микән әллә Булат?!” – дигән уйлар да килеп китте газиз башкаена. Аннан: “Я, Раббым, көфер уйлардан үзең сакла”, – дип, бик тиз кулга алды үзен. Кечкенәдән миһербанлы, шәфкатьле, олысына-кечесенә ярдәмчел, әниләре Әлфинур кебек юмарт булды Булат. Аралары биш яшь булса да, бер алманы тигез итеп бүлеп, бер эшне икәүләшеп эшләп, бергә уйнап үстеләр Гөлзәминә белән Булат. Энесе тугач та, урамда: “Минем әни Булат алып кайта!” – дип сөенеп, сикереп йөргәне Гөлзәминәнең хәтер дәфтәрендә аермачык якты бер хатирә булып саклана. Башка балалар кебек сугышмыйча, талашмыйча да үсмәде түгел инде үзләре. Елашып, үпкәләшеп йөргән чаклары да булгалады. Тик аларның үпкәләре, сандугач йокысы кебек, бик кыска була торган иде. Чираттагы үпкәләшүләре вакытында әниләре Әлфинур икесен ике якка утыртып, “Сак” белән “Сок” әкиятен сөйләгән иде үзләренә. Кочаклашып елаганнар иде шунда Гөлзәминә белән Булат. – Бүтән беркайчан дп сугышмыйбыз яме, апай, – дигән иде Булат күз яшьләренә буылып. – Беркайчан да... – дип, елый-елый, мышкылдаган борынын тарта-тарта, энесен кысып-кысып кочаклаган иде Гөлзәминә. Вакыт-вакыт бер-берсен үртәп, төрткәләшеп алсалар да, сугышыр дәрәҗәгә үк җитмәделәр үзләре. Үсеп, бераз акыл керә башлагач, кабат балаларын икесен ике якка утыртып, үгет-нәсыйхәт бирде Әлфинур. – Газизләрем минем, балачакта мондый гына сугышулар һәркемдә дә була инде ул. Без дә шулай үстек. Тик сез хәзер зур үсеп киләсез. Әйтер сүзем шул сезгә: беркайчан да туганлык җепләрен өзмәгез. Бармак арасына ит үсми, дигән борынгылар. Сез дә арагызга салкын җилләр кертмәгез, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәгез. Улым, монысы синең колагыңа: кыз туганыңның хәлен белеп, һәрчак хөрмәтләп яшә. Тормыш дулкыннары кая гына ташласа да, сез бер-берегезне ташламагыз. Берегезне берегез күрергә тилмереп яшәгән чакларыгызда да, сугыш уеннарыгызны искә төшереп, үкенерсез әле. Тормыш дулкыннары Булат белән Гөлзәминәне икесен ике якка илтеп ташлады. Гөлзәминә, югары уку йортына кереп, әнисенә якынрак булу ниятеннән, Татарстанда калды. Ә Булат дус егете белән Мәскәүгә үк китеп барды. Читттән торып укырга керде, төзелеш компаниясенә эшкә урнашты. Булачак архитекторны бер тапкыр гына сынады җитәкче кеше. Булатны сүзендә торучы, төгәл хезмәткәр булганы өчен генә түгел, изге күңелле, шәфкатьле, кешелекле булганы өчен хөрмәт итте. “Мәскәүлеләргә яраклашма, энекәш. Шушы сыйфатларыңны югалтма!” – дип, якын итеп аркасыннан бер генә тапкыр какмады компания җитәкчесе. Бик иртә әтисез калганлыктан, җитәкчелек тарафыннан ниндидер бер җылылык һәм кайгыртучанлык тойды Булат. Кеше бер-берсен этеп егарга торган заманда бик тансык иде аңа мондый җылылык. Мәскәү-авыл арасына тузан кундырмады Булат. Җае чыгу белән күчтәнәчләрен төяп, иң газиз кешеләре янына ашыкты. Әнисе белән апасын да бер генә тапкыр алып килмәде Мәскәү күрсәтергә. Көне буе шәһәр күзәтеп арыган әниләрен фатирга кайтарып куярлар иде дә, Гөлзәминә белән икәүләшеп төнге Мәскәүне күзәтергә чыгып китәрләр иде. Онытылып китеп, чыр-чу килеп, көлешеп алырлар, бала чактагы кебек, бер-берсен куя тотынырлар иде. Булат, сиздермичә генә артыннан килеп, Гөлзәминәне күтәреп алыр да, озак итеп әйләндерер иде. Аннан төрткәләшеп алырлар үзләре. Кыланмышларына сәерсенеп узучыларда аларның эшләре юк. Беләмени алар инде өченче дистәсен ваклый башлаган бу ике җанның күңелләреннән әле һаман балалыклары чыкмаганын?! Аңлыйлармени, мондый рәхәт очрашуларның бик еш булмаганын?! Аязы белән дә шушы Мәскәү юлында танышты Гөлзәминә. Күз ачкысыз буран кубып, Мәскәү-Казан һава юллары ябылгач, аэропортта урыннары янәшә туры килде аларның.

