Октябрьский табиблары бүләкләр алды
Октябрьский табиблары бүләкләр алды Балалар поликлиникасында атналык оператив киңәшмәдә «Зинфира Галиуллина исемендәге Кеше һәм гражданин хокукларын яклау» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Раил Нуруллин участок педиатры Саидназар Туйчиевка сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәте өчен Владимир Бехтерев исемендәге медаль тапшырды. Туйчиев — балалар хастаханәсендәге иң тәҗрибәле табибларның берсе. Төрле елларда ул поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары булган, әфган сугышында хәрби табиб булып хезмәт иткән. Шәһәрнең 1нче хастаханәсенең Мактау грамотасына шулай ук балалар офтальмология кабинеты шәфкать туташы Әлфия Гарәева лаек булды. Әлфия Әсгать кызы балалар поликлиникасында 36 ел хезмәт куя. Эшен кешеләргә ярдәм күрсәтү белән бәйле булганга ярата. Аны тәҗрибәле һәм игътибарлы белгеч буларак Октябрьскийдагы берничә буын белә, һәм ул үз чиратында бик күп пациентларын яхшы хәтерли. Фото: Надежда Казакова