🏢 Московка халкы, ниһаять, шәһәр хакимиятенең мәгълүмати төркеме белән якты һәм җылы к...
🏢 Московка халкы, ниһаять, шәһәр хакимиятенең мәгълүмати төркеме белән якты һәм җылы клубта очрашты. Моңа кадәр мондый чаралар урамда уза иде. 💬 Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский бистәдә яшәүчеләрне яңа йорт туе белән котлады һәм аны ачылыш көненә әзерләүдә җиң сызганып эшләгән якташларга рәхмәтен җиткерде. 🔷 Московкада яшәүчеләрнең бер проблемасы кимеде. Мәдәни учаклары барлыкка килде. Әмма микрорайонда чишелеш таләп итә торган көнкүреш сораулары шактый әле. Шул ук тузган юллар, караңгы урамнар, сукбай этләр, чаган баскан хуҗасыз ихаталар... 🏥 Московкада яшәүчеләрнең 1нче санлы шәһәр хастаханәсенең баш табибына да сораулары бар булып чыкты. Әлеге җирлектә медицина пункты, даруханә юк. Әмма барыннан да бигрәк халык участок терапевты булмавына борчылды. Илдар Гәрәев әлеге сорауны тиз арада хәл итәргә вәгъдә итте: шәһәрнең сәламәтлек саклау тармагы соңгы арада яңа белгечләр белән тулыланган.