Перейти к содержимому
Максиметер

📚 Бүген Октябрьскийда 1нче китапханә нигезендә балалар өчен «Девон риваятьләре» дип ис...

📚 Бүген Октябрьскийда 1нче китапханә нигезендә балалар өчен «Девон риваятьләре» дип исемләнгән мәдәни-агарту үзәге үз ишекләрен ачты. 🔬🖼 Биредә күргәзмәләр, интерактив экспозицияләр, балалар лекториясе, «Нефть алхимиясе» лабораториясе, «АртеФакт» иҗат остаханәсе һәм башка төрле мәйданчыклар урын алган. ✨ Кунакларны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Гарипова сәламләде. Ул яңа киңлек «Гаилә» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырылуын билгеләде һәм ремонт эшләрен башкаруда булышлык иткән шәһәр хакимиятенә рәхмәт сүзләре җиткерде. 💬 — Китапханә нык үзгәрде, элеккеге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Югары технологияләр, гаджетлар һәм компьютерлар заманында балаларны китап укуга җәлеп итү — зур бурыч. Яңа киңлектә моның өчен бөтен шартлар һәм уңайлыклар тудырылган, — диде, үзәкнең эшчәнлегенә старт биреп, хакимият башлыгы Алексей Пальчинский. 💯 Биредә балаларны да, олыларны да җәлеп итәрлек кызыклы мәйданчыклар, яңа ачышлар көтә. Килми калмагыз, дуслар!

264 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 968 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.