Азалия Әминева хатын-кызлар арасында бокс буенча Европа чемпионаты финалына чыкты!
Азалия Әминева хатын-кызлар арасында бокс буенча Европа чемпионаты финалына чыкты! Ярымфиналда ул Әрмәнстаннан өч тапкыр Европа чемпионы Элида Кочарянга каршы көрәште һәм ышанычлы җиңү яулады. Финал очрашуында безнең спортчы Венгриянең 11 тапкыр чемпионы, Олимпия уеннары катнашучысы Анна Лука Хамори белән көч сынашачак. Азалия, синең белән горурланабыз һәм сиңа ышанабыз! Җиңү телибез! Видео: Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов.