Боз сараенда Советлар Союзы Герое Иван Никитин истәлегенә багышланган 2017 елгы яшүсме...
Боз сараенда Советлар Союзы Герое Иван Никитин истәлегенә багышланган 2017 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча ачык турнир узды. Ярышта Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән командалар катнашты. Яшь хоккейчылар искиткеч техника һәм бердәм команда уены күрсәттеләр. Турнир нәтиҗәләре буенча «Нарыш-Тау 1» командасы — 2 нче урынны, ә «Нарыш-Тау 2» командасы 3 нче урынны яулады. Спортчыларыбыз белән горурланабыз! 🏆🥈🥉